Мәскәүдә Әлфия Афзалованы искә алу концертын оештыру турында сөйләштеләр
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татар мәдәни үзәгендә Мәскәү татарлары автономиясе активы утырышы булды. Очрашуда оештыру мәсьәләләре һәм Автономиянең төрле проектлары буенча эшләр каралды. Утырышта Серпухов шәһәре татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Әсхәт Нуруллин һәм Рәмис Гомәров катнашты. Утырышта танылган татар җырчысы Әлфия Афзалованы искә алу концертын оештыруга аерым игътибар бирелде. Ул 18 февральдә булачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Катнашучылар «Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез» проектын... Читать дальше...