Әлмәттән өч спортчы теннис буенча мастерлыкка кандидат исемен алды
(Әлмәт, 30 гыйнвар, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Өч әлмәтле теннис буенча спорт мастерлыгына кандидат исемен алды. Балаларны бу казаныш белән «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм Әлмәт Теннис федерациясе президенты Виктор Смыков котлады. Нормативны Гадел Гарифуллина, Кәрим Газизов һәм Тимурпулат Бабаджанов башкара алды. Рөстәм Нәбиулла улы билгеләп үткәнчә, спортчыларның уңышы «Татнефть» төзегән менә дигән спорт базасында һәм федерация һәм тренерлар составының сыйфатлы эшендә чагыла. Читать дальше...