Түбән Каманың «Ихлас» лагерына йөрүче балалар янгын сүндерүче һөнәре белән танышты
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Каникул вакытында Түбән Каманың Җәмигъ мәчете мөхтәсибәте каршындагы «Ихлас» әхлакый тәрбия лагерына йөрүче балалар янгын сүндерүчеләр белән очрашкан. Федераль янгынга каршы хезмәтнең Түбән Камада 33нче янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре аларга үз эшләренең нечкәлекләре турында сөйләгән. Моннан тыш, хәвеф урынына чыгу өчен җыену, янгын сүндергеч куллану, юл-транспорт һәлакәтендә коткару эшләренең ничек башкарылуын күрсәткән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Читать дальше...