Төркия кунаклары Түбән Кама авыллары тормышы белән танышты
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камага сәфәрләренең икенче көнендә Төркия вәкилләре район тормышы һәм җирле халыкның көнкүреше белән танышу максатыннан, Шәңгәлче авылына юл тотты. Авыл җирлеге белән танышу «Салават күпере» балалар бакчасыннан башланды. Балалар чит ил кунакларын җылы каршы алды, аларга җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде, аш-су, балта остасы һөнәрләре буенча үз осталыкларын күрсәтте, тәмле чәй белән сыйлады. Төркия кунаклары Шәңгәлче авылында бер гасырлык тарихка ия булган төп мәктәп белән дә танышты. Читать дальше...