Сарман балалары «Кышкы уеннар»да катнашты
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). 7 гыйнвар көнне Сарман районы Җәлил бистәсендә балалар өчен күңел ачу программасы булып узды, аны Җәлил мәдәният сараеның «Галәркәй» театр студиясе һәм Җәлил китапханәсе оештырды. Балалар уеннарда, конкурсларда һәм флешмобларда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм үзәк чыршы янында дәвам итте, дип яза район басмасы.