Горки-Әмәт урманында узачак татар яшьләре концертын 6 гыйнварга күчерделәр
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Горки-Әмәт урманындагы татар яшьләре концертын салкыннар сәбәпле 6 гыйнварга күчерделәр. Казанлылар татар поп-музыкасының яңа дулкыны вәкилләре һәм Yummy Music лейблы артистларының иҗаты белән якынрак таныша алачак. Сәхнәдә кунакларны «Оммаж» һәм Noor төркемнәре, шулай ук музыкантлар Илгиз Шәйхразиев, Fauzia һәм Said Olur чыгышлары көтә. Концерт паркның төп сәхнәсендә 18:00 сәгатьтә башлана. Башта ул 5 гыйнварда булырга тиеш иде, ләкин һава шартлары аркасында оештыручылар аны күчерергә карар кылды.