Түбән Камада йөкле чагында коронавирустан прививка ясаткан хатынның баласы туган
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче Валентина Сарапкина йөкле чагында коронавирустан ике компонентлы «Спутник V» вакцинасын кадаткан иде. Шушы көннәрдә аның улы туган, малай сау-сәламәт, ул 3710 грамм авырлыкта, буе — 50 сантиметр. Валентина йөклелекнең иртә чорында ук прививка ясатырга теләгән булган, чөнки 2019 елда коронвирус белән аның туганнары авырган, ул үзе дә җиңел формада чирләп алган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Аңа йөклелекнең 30нчы атнасында прививка ясаганнар. Читать дальше...