Рамил Муллин быел Түбән Камада гамәлгә ашырылачак проектлар турында сөйләде
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 ел Түбән Камада берничә зур социаль-мәдәни проект буенча эш елы дип игълан ителәчәк. Бу хакта бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин сөйләде. Быел зур мәдәни үзәкне проектлауга керешү планлаштырыла. Әлегә экспертизага җибәрелгән техник бирем үтәлгән, эш тикшеренү этабында тора. Шулай ук 2022 елда өч яңа мәгариф объекты сафка басачак. Бу — якынча 2,2 млрд сумлык 31нче микрорайондагы күптелле белем бирү мәктәбе. Читать дальше...