Самара татарлары космонавтика инженеры Камил Вәгыйзов истәлегенә мәҗлес оештырды
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Самараның Камышлы районы Байтуган авылында «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзовның улы Камил әфәнденең бакыйлыкка күчүенә 2 ел тулуга багышланган мәҗлес булды. «Камил абый дүрт тапкыр Байтуганга кайтты, ярдәм итте. 2021 елда хатыны Лилия һәм кызы Аида белән булдылар. . 14 январьдә аның истәлегенә музей йортыбызда мәҗлес уздырдык», — дип яза Нурания Абзалова. Ул гомер буе космонавтика өлкәсендә инженер булып хезмәт иткән. «Бик тыйнак, сабыр, тәрбияле, үткен кеше иде. Минем соравым буенча әти-әнисе турында истәлекләрен язып калдырды. Аларны күз яшьсез укып булмый. Минемчә, ул истәлекләр — үсүче буынга изге тәрбия дәресе», — дип яза Нурания Абзалова.