«Зәкят» фонды авыру балаларны атлар ярдәмендә савыктыру өчен ипподромга алып килде
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды үсешләрендә тайпылышлар булган балаларны һәм яшүсмерләрне Казан ипподромында җыйды. Биредә алар атларга утырып йөрде. «Зәкят» хәйрия фонды мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең ипподромга барып җитүен алдан кайгыртты. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте м атбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйрәмдә катнашучылар өчен Казан ипподромы музее һәм ат абзары буйлап экскурсия оештырылды, алар атларны сыйпап карады һәм кулдан ашатты. Читать дальше...