Чирмешән районыныда Түбән Чегодай авылында яңа имам сайладылар
(Чирмешән, 22 ноябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Марат Гомәров). Чирмешән районының Түбән Чегодай авылы имамы Габделәхәт Рамазанов октябрь башында вафат булган иде. Мәрхүмнең кырыгы үткәч, биредә яңа имам-хатыйп сайладылар. Мәхәллә халкы бу вазифага Шамил Шакир улы Фәсхетдиновны бертавыштын сайлаган. Ул Чирмешәндә яши, туган авылындагы дин, мәчет тормышында моңа кадәр дә оештырып йөрүчеләрнең берсе булды. «Шамил абыйга зур рәхмәт, җаваплы эшкә алынды. Әлеге авылда 17 ел имамлык иткән... Читать дальше...