Рөстәм Миңнеханов: Чаллыда «Казан» агросәнәгать паркы кебек мәйданчык булдыру кирәк
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Тукай районы үзмәшгульләре республика Президенты Рөстәм Миңнехановка Чаллыда «Казан» агросәнәгать паркы кебек сәүдә мәйданчыгы булдыру мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнеханов Казандагы Агросәнәгать паркының бүгенге көндә уңышлы эшләве белән килеште.
«Казандагы Агросәнәгать паркы бу бурычны яхшы башкара. Наил Гамбәрович, сезнең мондый мәйданчыклар бармы?» — дип мөрәҗәгать итте республика җитәкчесе Чаллы мэры Наил Мәһдиевка.
Автошәһәр башлыгы идеяне карарга һәм аннары карарлар турында Президентка хәбәр итәргә вәгъдә бирде.
«Чаллыда „Казан“ агросәнәгать паркы кебек мәйданчык булдырырга кирәк. Без үзмәшгульләр өчен шундый мөмкинлек бирдек — анда сәүдә дә, җитештерү дә бар. Мондый мәйданчыклар табарга кирәк», — дип бурыч куйды Рөстәм Миңнеханов.
Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев искәртеп үткәнчә, 2019 елда Татарстан махсус салым режимы — «һөнәри керемгә салым» кулланыла башлаган беренче төбәкләрнең берсе булды. Хәзер республикада 164 меңнән артык үзмәшгуль кеше эшли.
Рөстәм Миңнеханов үзмәшгульләр категориясен булдыру идеясе Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга карый, ә ул үзе Татарстанда бу инициативаны беренчеләрдән хуплады, дип искәртте. «Бу елына 2,5 млн сумнан артык булмаган керем белән эшләү өчен бик яхшы мөмкинлек», — диде Президент.