QR-кодлар булмау сәбәпле Казанда мең ярым кеше транспортка кертелмәгән
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Көннең беренче яртысында гына да Казанның җәмәгать транспортына QR-кодлардан башка 1516 кеше транспортка кертелмәгән. Бу гомуми пассажирлар агымының 0,23 процентын тәшкил итә. Шул хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.
Татарстан башкаласы урамнарына барлыгы 585 автобус, 80 трамвай һәм 143 троллейбус чыккан, бу гадәти транспорт эш режимына туры килә.
Метро шулай ук штат режимында эшли, пассажирлар күпләп туплану күзәтелмәгән.
Шулай ук шәһәр Башкарма комитеты матбугат хезмәтендә QR-кодларны тикшерү транспорт хәрәкәтенә йогынты ясамаган - тоткарлыклар булмады, дип билгеләп үттеләр. Линиядә тоткарлану очраклары QR-код күрсәтүдән баш тарткан пассажирлар белән бәйле, шуңа бәйле рәвештә полиция чакыртырга туры килгән.
Мэриядә Казан халкыннан һәм кунаклардан транспортка керү юлында QR-кодны алдан ук әзерләп торуны сорыйлар.