Казанда мәктәптә атыш әзерләүдә шикләнелүче яшүсмерне тоткарлаганнар
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ»га үз чыганакларыннан мәгълүм булганча, Казанның бер укучысы мәктәпкә һөҗүм итү әзерләүдә шикләнелеп тоткарланган – яшүсмер Дәрвишләр бистәсендәге бер мәктәптә ату планлаштырган. Малайга 14 яшь. Хәзер ул тоткарланган. Якын арада бу тоткарлануның нечкәлекләре билгеле булачак.