Рөстәм Миңнеханов коммуналь калдыклар әйләнеше проблемасын анализларга кушты
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы эшмәкәрләре белән очрашуда ТР буенча Россия Федераль антимонополия хезмәте идарәсенә һәм ТР прокуратурасына каты коммуналь калдыклар әйләнеше проблемасын анализларга кушты. Шулай ук ул ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан бүгенге көндә булган законны камилләштерү турында РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать әзерләүне сорады.
«Безгә кече бизнес вәкилләре, регоператорлар, ТР Төзелеш министрлыгы вәкилләрен җыярга һәм нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алышырга кирәк. Әгәр норматив карарны үзгәртергә кирәк икән, мин Хөкүмәт Рәисе адресына мөрәҗәгать итәм. Минемчә, килешүләр төзү кысаларында теге яки бу вариантны сайларга мөмкин. Яки норматив базаны сыгылмалы итәргә кирәк. Сезгә бер ай вакыт, ай дәвамында хәбәр итегез. һәркем өчен бер алым булырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, республика җитәкчесе төрле категориядәге объектлардан калдыклар җыелу нормативларына төзәтмәләр керткәндә кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кушты.