Алабугада 8 Мартка багышланган концертта тамашачы хатын-кызларга чәчәк бүләк иттеләр
(Алабуга, 8 март, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабугада Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Җырлар, биюләр, котлаулар бу көнне кешелекнең гүзәл яртысына — хатын-кызларга багышланган иде. Район башлыгы Рөстәм Нуриев сүзләренчә, бүген хатын-кызларның бизнеста, сәясәттә булуы, аларның дөнья процессларына, фән һәм техника үсешенә йогынтысы беркемне дә гаҗәпләндерми. Аларга хас булган гармониягә һәм камиллеккә омтылыш теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә һәм һөнәри үрләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Читать дальше...