Казан федераль университетының Алабуга институтында татар теле курслары башлана
(Алабуга, 9 март, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). 10 марттан Казан федераль университетының Алабуга институтында барлык теләүчеләр өчен татар теле курслары башлана. Укыту бушлай булачак. Дәресләр 15 кешедән торган төркемнәрдә узачак. Казан университетының Алабуга институты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, курслар төп бинада һәм инженер-технология бүлеге бинасында оештырылачак. Элемтә өчен телефон номеры: 8(85557)75198, 89625779256