Сарман районының «Татар егете, татар кызы» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
(Сарман, 15 март, «Татар-информ», «Сарман» ). Бүген Сарман районының Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә «Татар егете, татар кызы» район бәйгесе узды. Чарада район балалар бакчаларыннан 12 бала катнашты. Нәниләрнең чыгышларын район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Бөтендөнья татар конгрессының Региональ татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкиле Миләүшә Гамирова, оешманың Сарман бүлеге җитәкчесе Ильмира Салихова, Җәлил бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәлия Гарипова бәяләделәр. Читать дальше...