Әлмәттә әниләр юл йөрү кагыйдәләрен белүдә ярышты
(Әлмәт, 8 март, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт шәһәренең 6нчы балалар бакчасында «Ягез әле, әниләр, педагоглар!» чарасы узды. Балаларның әниләре һәм тәрбиячеләре командалары ярышты. Катнашучылар үзләрен юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белүләрен тикшерде. Биремнәр арасында: сораштыру узарга, терминнарны аңлатырга, юл тамгаларының нинди төркемгә керүен табарга, шулай ук картинадагы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны күрергә һ. б. бар иде. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә. Моннан тыш, өлкәннәргә балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча фильм күрсәтте һәм әңгәмә үткәрделәр. Соңыннан барысына да бүләкләр тапшырылды һәм якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котладылар һәм коймак белән сыйладылар.