Актанышның Әнәк авылында Нәүрүз бәйрәме булды
(Актаныш, 19 март, «Татар-информ», « Актаныш таңнары »). Актанышның Әнәк авылында Нәүрүз бәйрәме булды. Күңелле чарада авыл мәдәният йорты–җәмәгать үзәге каршындагы мәйданда төрле уен-ярышларда яше-карты теләп катнашты, вакыйгалар үзәгендә кайнады. Минтимер Шәймиев исемендәге урам буенча җигүле ат узды. Авыл уңганнарының сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләре, учакта пешкән пылау, кием-салым, китап, матбугат сату нокталары халыкны үзенә җәлеп итеп торды. "Әнәк мәдәният учагын 4 ел буена җитәклим... Читать дальше...