OBI төзелеш һәм хуҗалык товарлары кибетләр челтәре Россиядә эшен туктата
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). OBI төзелеш һәм хуҗалык товарлары кибетләре Халыкара сәүдә челтәре Россия территориясендә эшен туктата. DPA агентлыгы компания белдерүенә сылтама белән шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, OBI җитәкчелеге мондый карарны Украинадагы вакыйгаларга бәйле рәвештә кабул иткән. Аларның сүзләренчә, компаниянең Россиядә 27 хуҗалык кибете бар, анда 4,9 мең хезмәткәр эшли. Бу — OBI төркеменең дөньядагы барлык персоналының уннан бере диярлек. OBI төркеменең 11 илдә 670 кибете һәм 48 мең хезмәткәре бар. Россиядә беренче кибетләре 2003 елда Мәскәүдә ачылды. 24 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция башлануы турында хәбәр итте. Әлеге карар Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыкларының мөрәҗәгатеннән соң кабул ителде. Алар Донбассны Украина һөҗүменнән сакларга чакырды.