Хәрби комиссариатка чакырылыш егетләреннән ришвәт тапшырган тугыз кешегә суд була
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2014-2020 елларда Казанда яшәүче 9 кеше Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары хәрби комиссариатлары табибларына чыгарылыш егетләреннән ришвәт биргән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, алар хезмәт итәргә яраксыз булуны раслый торган диагноз кую өчен табибларга 80 меңнән алып 260 мең сумга кадәр күләмдә акча тапшырган. Арадашчылыкның 27 очрагы ачыкланган. Читать дальше...