Мәскәүдә Муса Җәлилне туган көнендә искә алу чаралары программасы билгеле
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). 15 февральдә Советлар Союзы Герое, легендар татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан, Мәскәүдә аны искә алу көне узачак. 12:00 сәгатьтә Муса Җәлил урамындагы («Борисово» метро станциясе) скверда язучы һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы була. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте. 13:00 сәгатьтә Көньяк административ округында 150нче китапханәдә (Борисовские пруды ур., 10 йорт) китап презентациясе уза. Катнашучыларга... Читать дальше...