Чирмешән районының «Хыял» ансамбленә исем бирелде
(Чирмешән, 20 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Марат Гомәров). Чирмешән районының Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортында эшләүче «Хыял» татар фольклор ансамбленә «Үзешчән халык коллективы» исеме бирелде. Әлеге исем Татарстан Мәдәният министрлыгы боерыгы белән бирелгән. Үзешчән артистлар ансамблен Марат Галиев җитәкли.