Алабуга үзәк китапханәсенә Александр Пушкин исеме бирелде
(Алабуга, 13 февраль, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга үзәк китапханәсенә Александр Пушкин исеме бирелде. Бу атнада шушы уңайдан китапханәдә тантаналы чара узды, күренекле рус шагыйренең иҗатын сөючеләр, белгечләр җыелды. Тантаналы вакыйга уңаеннан китапханә буйлап экскурсия үткәрелде, күргәзмә, викторина оештырылды, документаль фильм күрсәтелде. «Без китапханәгә тарихи исем кайтаруда булышкан өчен, район җитәкчелегенә рәхмәтлебез», — диде Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова. Читать дальше...