Лениногорскида менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркем эшли
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 18-40 яшьлек менталь тайпылышлары булган кешеләр белән чираттагы очрашу уздырган. Традиция буенча, дәрес МАТР хәрәкәт активлыгын үстерү программасы кысаларында гомумүсеш күнегүләре комплексыннан башланды. Гомуми физик әзерлек күнегүләре «Тылсымлы буяулар» арт-терапия технологиясен куллану алдыннан бик яхшы күнекмә булды. Читать дальше...