Лениногорск районының Шөгер мәктәбе укучылары биолабораториядә эшли
(Лениногорск, 7 февраль, «Татар-информ», « Заман сулышы »). Узган елда яңа уку елыннан Лениногорск районының Шөгер авылындагы В.П.Чкалов исемендәге мәктәбендә «Татнефть» биолабораториясе ачылды. Ул республиканың көньяк-көнчыгышындагы сигезенчесе булды. Узган елның июлендә Лениногорскида «Татнефть» Иҗтимагый советында Татарстан нефтенең туган җирендә укучыларга лаборатория ачу тәкъдиме булды. Ике айдан соң Шөгер мәктәбе укучылары нефтьчеләрдән бүләк итеп заманча биология кабинеты алды. Ул интерактив такталар белән җиһазландырылган... Читать дальше...