Дәүләт Думасы депутатлары хуҗабикәләргә пособие түләргә тәкъдим иттеләр
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Россиядә хуҗабикәләргә минималь хезмәт хакы күләмендә (МРОТ) пособие түләргә тәкъдим иттеләр. РФ Дәүләт Думасына хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов тиешле закон проектын кертте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Пособиене «үз гаиләсендә йорт хуҗалыгын алып бару» белән шөгыльләнә торган кешеләргә түләргә тәкъдим итәләр. Моңа өй җыештыру, ашарга әзерләү һәм балаларны һәм өлкән яшьтәге ата-аналарны карау күздә тотыла. Әлеге пособиене алу өчен берничә шартны үтәргә кирәк. Читать дальше...