Кайбыч районы башлыгы хуҗалыкларда печән хәзерләү барышы белән танышты
(Кайбыч, 13 июнь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хуҗалыкларда печән хәзерләү барышы белән танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Алтын кырлар» агрофирмасының Надеждино бүлегендә сенаж салу эшенә керешкәннәр. Фермада салкын ысул белән асрала торган бозауларны карадылар. Альберт Рәхмәтуллин эшне оештыру буенча үз киңәшләрен бирде. Уҗым, сабан культураларының торышы белән дә таныштылар. Читать дальше...