Түбән Камада ковид-госпиталендә эшләүче табибларга рәхмәт белдерделәр
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Түбән Каманың Сәламәтлек саклау идарәсе киңәшмәсендә ковид-госпитальгә иң беренчеләрдән булып эшкә килгән табибларга рәхмәт белдерделәр. Хезмәттәшләре аларны алкышлар белән каршы алды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. «Беренче сәгатьләрдә, эш көннәрендә һәркемгә куркыныч булды — сезгә дә, безгә дә, әмма сез беренчеләрдән булып, госпитальгә килергә курыкмадыгыз һәм анда эшләүче, шулай ук башка бүлекләрдә эшләүче һәркем өчен үрнәк булып торасыз. Читать дальше...