Мөслимдә «тоннель» операциясе узды
(Мөслим, 6 июнь, «Татар-информ», « Мөлим-информ»). Мөслимдә чираттагы «Тоннель» операциясе узды. Рейд вакытында ДАИ инспекторлары шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә генә игътибар итеп калмады, машина документларының тәртиптә булуларын да тикшерде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. Операция барышында балаларын махсус креслодан башка йөрткән 3 кешегә, иминлек каешын эләктермәгән — 4, иминият полисы булмаган 2 шоферга административ беркетмә төзелгән. Шулай ук «Игътибар, балалар!» операциясе да төгәлләнде. Читать дальше...