Марат Әхмәтов татар телен үстерү үрнәген өйрәнү өчен Актанышка сәфәр кылды
(Актаныш, 9 июнь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Филиза Сәлахова). Татарстан Дәүләт Советы депутаты — Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов бүген Актанышка килде. Элеккеге традициягә тугры калып, басуларның торышы белән дә танышты, ә төп максаты — татар телен үстерүдә Актаныш үрнәген өйрәнү. Казан кунагын Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация Әнәк җирлегендә каршы алды. Иң беренче очрашу урыны Шәрип Шәймиев музеенда булды. Биредә төзү-төзекләндерү эше бара. Читать дальше...