«Театраль Идел буе» фестивале өчен иң яхшы афишага конкурс игълан ителде
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Яшь, талантлы, креатив дизайнерлар һәм рәссамнар арасында «Театраль Идел буе» округ фестивале өчен иң яхшы афиша һәм плакатка конкурс игълан ителде. 2021-2022 елларда «Театраль Идел буе» яшьләр театр коллективлары фестивале Идел буе федераль округының иҗтимагый проекты яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү, мәдәни күзаллауларын киңәйтү, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру, яшьләр һәм балалар театр сәнгатен үстерү өчен шартлар һәм стимуллар тудыру максатыннан үткәрелә. Читать дальше...