Гонконг университеты беренче тапкыр омикрон-штаммының фотосын күрсәтте
![Гонконг университеты беренче тапкыр омикрон-штаммының фотосын күрсәтте](https://tatar-inform.tatar/attachments/6d29e33eb3bda17abeb8314af96a9c1562eb1038/store/crop_and_fill/0/0/1170/585/780/440/b315619f8fc517c094a8aeec8bf1c155e14bd7d5fa3808a3b876f80ba291/f420e5e721efc43d19b799e1de216a87.jpg)
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Гонконг университеты коронавирус инфекциясенең яңа штаммы - «омикрон» микрофотографиясен бастырып чыгарды. Сурәт электрон микроскоп ярдәмендә эшләнгән, дип хәбәр ителә югары уку йортының матбугат хезмәте. Эшкә патология һәм вирусология өлкәсендә тикшеренүчеләр һәм университетның башка белгечләре җәлеп ителгән. Микрофотографиядә омикрон-штаммы белән авырган маймыл бөерләре күзәнәге (Vero E6) күрсәтелгән. Шул ук вакытта белгечләр фотографияне кечкенә килеш тә һәм зурайтып та тәкъдим иткән. Алар вирусның кечкенә кара кисәкчекләре булган везикулалы күзәнәкләр зарарлануын күрсәткән.