Бүген «Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачыла
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 8 декабрь көнне, 13:00 сәгатьтә Казанда «Горки Парк» сәүдә үзәгендә чираттагы намаз уку бүлмәсе рәсми рәвештә ачылачак.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашачак. Намаз уку бүлмәсе Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе көче белән ачыла.
Бүгенге көндә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшмәкәрләр көче белән шундый җиде бүлмә ремонтланды һәм ачылды. Алар «Казан молл», «Мега», «Сувар плаза», «Караван», «Порт», «Тандем», «Горки Парк» сәүдә үзәкләрендә урнашкан.