Татарстанда буран аркасында шәһәрара автобуслар хәрәкәте вакытлыча туктатылды
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 8 декабрьдә Татарстанда бураннар аркасында һава шартлары яхшырганчыга кадщр шәһәрара автобуслар хәрәкәте вакытлыча туктатылды. Синоптиклар фаразларына караганда, бүген республикада кар, буран, көчле җил һәм юлларда бозлавык көтелә. Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Юлда гадәттән тыш хәлләр булган очракта 8(843)5-333-888 яки 8(843)291-91-74 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.