«Татарча диктант»: берләштерә дә, тәрбияли дә
Бүген көндезге сәгать 11дә теләгән барлык кеше дә «Татарча диктант» акциясендә катнашып, татар теленнән үзенең белем дәрәҗәсен сынап карый ала иде. Санитар-эпидемиологик хәлләрне күздә тотып, чара быел онлайн форматта узды. «Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда диктант укыдылар. Шулай ук диктантны язу өчен офлайн мәйданчык та оештырылган иде. Карл Маркс урамында урнашкан КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты бинасындагы аудиториягә сәгать 11 тулганчы ук халык күп җыелган иде. Читать дальше...