Алабугада 2021-2022 елларда тагын бер яңа сквер барлыкка киләчәк
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Алабуганың 4нче микрорайонында Мәрҗани урамында тагын бер яңа сквер төзеләчәк. Җәмгыяви киңлек республика программасы ярдәмендә барлыкка киләчәк. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. Кичә 10нчы мәктәп территориясендә җәмгыяви киңлекләрне үстерү буенча иҗтимагый фикер алышу узды. Ике сәгать дәвамында бу районда яшәүче кешеләр мәктәптән алып якындагы кибеткә кадәр нинди сквер күрергә теләве турында сөйләште. Алабугада яшәүчеләр ике төркемгә бүленде, аларның һәркайсы үз идеяләрен белдерде. Читать дальше...