Апас районы үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләр хөрмәтләнде
![Апас районы үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләр хөрмәтләнде](https://tatar-inform.tatar/attachments/e36a2b74c2916908b0acff534cc74a87dd891f04/store/fill/780/440/82f87d4ea79e40bd90a90aa7fbab6ab67eda19b11589d0ff3457f1ec7a8e/7142b04dc052d4a8d7dc5075b26b9542.jpg)
(Апас, 11 август, «Татар-информ», « Апастово-информ»). Апас районы оешуның 90 еллык юбилее уңаеннан хезмәте белән данланган, макталган күренекле кешеләр, якташлар, кунаклар, район үсешенә зур өлеш кертүчеләр үзәк ашханәдә түгәрәк табын артында очрашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Тантана барышында күп кенә истәлекләр, хатирәләр яңарды, хезмәт еллары искә алынды. Чыгыш ясаган һәркем Апас белән горурлануын яшермәде. Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләчәктә башкарылачак эшләргә тукталды. Тантана кунаклары «Апас районының 90 еллыгы» истәлек медальләре белән бүләкләнде. Башкаладан килгән танылган җырчылар һәм район үзешчәннәре матур җырларын башкарды. Кичәне алып баручы, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов күп тарихи мәгълүматлар белән очрашуны тагын да кызыклы итте.