Казанда тугыз катлы йортта чыккан янгыннан биш кешене коткарганнар
![Казанда тугыз катлы йортта чыккан янгыннан биш кешене коткарганнар](https://tatar-inform.tatar/attachments/0599bc4004470f405ed19504b6c45af27985ce4c/store/fill/780/440/fce10ea088aa74ba652129b574614099983c6d78336ebb8ee10d902b4449/IMG_20200811_072122.jpg)
(Казан, 11 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда тугыз катлы йортта чыккан янгыннан биш кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына Айдаров урамы буенча 20-нче номерлы йортның сигезенче катында янгын чыккан дигән хәбәр килде.
Төтен чыга торган подъезддан янгын сүндерүчеләр саклагыч битлек ярдәмендә биш кешене чыгарганнар.
19.10 сәгатьтә янгын бетерелгән. Янгын мәйданы 3 кв. метр тәшкил иткән.