Миңтимер Шәймиев: "Милли телләрдә дәреслек чыгаруны федераль үзәк төрле юллар белән суза"
Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев 5 декабрьдә Казанда узган киңәшмәдә федераль үзәкнең милли сәясәтен тәнкыйтьләп чыкты. Аерым алганда, ул милли телләрдә дәреслекләр чыгаруда үзәкнең аяк чалуын ассызыклады.