Казанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше зыян күргән
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике чит ил машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га Казан автоинспекциясендә сөйләделәр.
Бүген 10.50 сәгатьтә Җиңү проспекты һәм Дубравная урамы киселешендә «Фольксваген» һәм «Хендэ» бәрелешкән. Җиңел машиналарның берсе бәрелүдән трамвай юлларына чыга.
«Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә бер автомобиль пассажиры зыян күргән. Авария урынында ЮХИДИ инспекторлары эшли», — дип сөйләделәр ЮХИДИ агентлыгына.
Юлның әлеге участогында бөке барлыкка килгән.