Башкорстанның «Китап» нәшрияты – илдә милли китап нәшер итүдә лидерларның берсе
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). РФ Китап бастыручылар ассоциациясе президенты Константин Чеченев белдергәнчә, Башкорстанның «Китап» нәшрияты – илдә милли китап нәшер итүдә лидерларның берсе. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Елына бер миллионга якын нөсхәдә 200дән артык исемдәге китап – бүген бик азлар гына мондый күләм белән мактана ала», - дип белдерде спикер нәшриятның бер гасырлык юбилеена һәм Башкортстан Язучылар берлеге оешуга 85 ел тулуга багышлап үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә.
Ул нәшриятта китапларның рус һәм башкорт телләрендә генә түгел, татар, инглиз, якут, кытай һ.б. телләрдә дә нәшер ителүен билгеләп үтте.
«Быел инде бу өченче бер гасырлык юбилей, без Удмуртия, Татарстан һәм Башкортстандагы дусларыбыз өчен шатбыз. Мондый дәрәҗәгә ирешкән һәм үзенең йөзен, профессиональлеген саклап калган өч нәшрият бар», - диде Константин Чеченев.
Конференциядә катнашу өчен Башкортстанга төрле өлкәләрдән вәкилләр җыелды. Алар арасында Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин, Грозныйдан «Китап нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесе директоры Анзор Матаев һ.б. бар иде.