Миңнеханов Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет җыячак һәм КАМАЗ юбилеенда булачак
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышын уздырачак, шулай ук Чаллы шәһәрендә Кама автогигантының 50 еллыгы уңаеннан тантаналы чарада катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»га республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Иртән Рөстәм Миңнехановның «Химпроминжиниринг» генераль директоры Александр Тюнин белән эшлекле очрашуы планлаштырыла. Компания «Росатом» структурасына керә һәм «Алабуга» МИЗда углерод җепселләре чыгару буенча проектны гамәлгә ашыра. Сөйләшүләрдән соң республика җитәкчесе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы утырышын уздырырга планлаштыра.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә барачак, анда автомобиль заводларының Кама комплексына нигез салынуга 50 ел тулуга багышланган тантаналы чара узачак. ТР Президенты сәламләү сүзе белән чыгыш ясар һәм алдынгы завод хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырыр дип көтелә.