Татарстан предприятиеләренең яшь белгечләргә нинди хезмәт хакы тәкъдим итүе билгеле булды
Татарстан предприятиеләре эшче куллар җитмәү сәбәпле, хезмәт хакын арттыра һәм яшь белгечләр өчен социаль гарантияләр пакетын киңәйтә. Бу хакта бүген «Татар-информ»га «Татарстан һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автономияле оешма генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта укытуның күпчелек өлеше (урта һөнәри белем алганда) теоретик яктан гына түгел, гамәли характерда да йөри. Студентлар өченче курстан ук предприятиеләрдә стажировка уза, һәм күпләр анда эшләргә кала. Чемпионат хәрәкәте аша узган студентлар, еш кына предприятиеләрнең кайбер хезмәткәрләренә караганда, профессиональлерәк була», - диде ул.
Спикер шулай ук икътисадның реаль секторында хезмәт хаклары үсешен билгеләп үтте. «Без аңлыйбыз, әгәр предприятие белгечне алырга тели икән, хезмәт хакын арттырудан башка вариант юк. Шуңа күрә аена 80-100 мең сум һәм югарырак хезмәт хаклары бар. Әлбәттә, барысы да белгечнең квалификациясенә бәйле», - дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.
Гобәйдуллин аңлатканча, демонстрацион имтихан нәтиҗәләре буенча белгеч уку йортының дипломын гына түгел, ә «компетенцияләр паспортын» да ала, анда балл системасы ярдәмендә аның белем һәм эш белү дәрәҗәсе чагыла. Әлеге мәгълүматтан чыгып, предприятие яшь белгечне кайсы участокка җибәрергә һәм нинди разряд бирергә дигән карар кабул итә.
«Хезмәт хакы - яшьләр өчен хәзерге вакытта мөһим мәсьәлә. Предприятиеләрнең моны аңлый башлавы һәм кадрлар артыннан узышта социаль пакетлар, хезмәт хаклары яхшыруы күңелле хәл», - дип йомгаклады белгеч.