Татарстанда коронавирустан тагын 13 кеше үлгән
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын 13 кеше үлгән. Алар арасында сигез ир-ат бар (1939, 1966, 1957, 1951, 1941, 1942, 1950 1957 елда туган) һәм биш хатын-кыз (1960, 1992, 1930, 1947 һәм 1960 елларда туган). «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип билгеләп үттеләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Татарстанда коронавирустан барлыгы 1177 кеше үлде.