Әлки районында федераль программа нигезендә зур буа төзелә
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре»). Әлки районының Яңа Сихтермә авылы янында федераль программа нигезендә зур буа төзелә. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Төзелеш эшләрен Әнвәр Мәрдиев җитәкчелегендәге Әлки ПМК «Мелиорация» алып бара. Әлеге буа мул су чыганагы булачак. Аны быел эшләп бетереп файдалануга тапшырырга да җыеналар.
Буа «Хузангай» җәмгыятенең мең гектардан артык кырларын сугару өчен хезмәт итәчәк. Шулай ук биредә балык үрчетү планнары да бар, диелә әлеге хәбәрдә.