Самараның «Нур» мәчете балалар өчен дин дәресләре үткәрә башлый
Самара шәһәрендә «Нур» мәдрәсәсе укучы балалар өчен ислам нигезләре һәм Коръән укырга өйрәнү буенча көндезге курслар оештыра. Анда 7 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар чакырыла. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Дин сабаклары малайлар өчен 3-13 июньдә, кызлар өчен 17-27 июньдә була. Дәресләр 9.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Дин дәресләренә баланы кабул итү өчен ата-ананың берсенә гариза язарга кирәк булачак, диелә хәбәрдә.