Марат Хөснуллин Казахстаннан хезмәттәше белән «Төньяк-Көньяк» коридоры турында сөйләште
Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин KazanForum кысаларында Казахстан Премьер-министры урынбасары Серик Жумангарин белән очрашты. Фикер алышуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хөснуллин Россия-Казахстан мөнәсәбәтләренең дустанә характерда булуын билгеләп үтте. Монда ике дәүләт лидеры зур роль уйный - 2023 елда Владимир Путин һәм Касым-Жомарт Токаев 6 тапкыр очрашты.
«Безнең илләр арасындагы күптән һәм бик тыгыз мөнәсәбәтләр урнашкан. Барлык тармаклар буенча да диярлек уртак эшебезнең күләме бик зур. Үзара товар әйләнеше артты», - дип белдерде Россия вице-премьеры.
Әңгәмәдә «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридоры проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
«Сез безнең туганнар, һәм безнең мөнәсәбәтләр тиешенчә үсеш ала. Бездә югары стратегик партнерлык мөнәсәбәтләре булуын һәрвакыт билгеләп үтәм», - диде, үз чиратында, Серик Жумангарин.
Искәртик, KazanForum кысаларында бүген «Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре аша уза торган халыкара транспорт коридоры үсеше»нә багышланган сессия узды.
- «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза, 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырыла. Татарстанда KazanForum 2009 елдан бирле ел саен уздырыла. Форум Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2023 елдан федераль статус алды.