Алексеевск бистәсендә укучылар шагыйрә Эльмира Шәрифуллина белән очрашты
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Надия Шәйхетдинова). Алексеевск районы үзәгендә Г. С. Боровиков исемендәге 3нче мәктәптә әдәби очрашу булып узды. Китапханәдә районның татар мәктәпләреннән килгән мөгаллимнәр, китапханәчеләр, әдәбият-сәнгать сөючеләр Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе Эльмира Шәрифуллина белән очрашты. Кичә Эльмира ханым поэмасыннан алынып, «Без — Тукайлы халык» дип, инде канатлы гыйбарәгә әйләнгән исем белән аталды. Казаннан мәртәбәле кунакны әзерләнеп көтеп алдылар. Читать дальше...